Газетага язылу 28 июньгә кадәр дәвам итә. Соңга калмагыз!
2016 елның икенче яртысына вакытлы матбугатка язылу төгәлләнергә аз вакыт калып бара. «Якты юл» һәм «Светлый путь» газеталарына укучыларыбыз 28 июньгә кадәр языла ала. Басмага ярты елга язылу бәясе 588 сум. 20 битле, төсле булып чыгучы җомга санын аерым гына да алдырырга була. Аның бәясе 480 сум тәшкил итә. Бүгенге...
2016 елның икенче яртысына вакытлы матбугатка язылу төгәлләнергә аз вакыт калып бара. «Якты юл» һәм «Светлый путь» газеталарына укучыларыбыз 28 июньгә кадәр языла ала. Басмага ярты елга язылу бәясе 588 сум. 20 битле, төсле булып чыгучы җомга санын аерым гына да алдырырга була. Аның бәясе 480 сум тәшкил итә.
Бүгенге көнгә икенче яртыеллыкка татарча һәм русча газеталарга барысы 2258 абунәчебез бар. Алар көн саен өстәлә тора. 12 майдан 22сенә кадәр ташламалы яздыру игълан ителгән иде. Бу чорда «Якты юл»га 903 кеше, «Светлый путь» газетасына 254 кеше язылды. Ташламалы язылу ункөнлеге кысаларында редакция абунәчеләребез арасында призлар да уйнатты. Бүләк савыт-сабаларга Новотроицкое авылыннан Надежда Захарова һәм Иске Теләнче авылыннан Кәүсәрия Насыйбуллина лаек булды. Без аларны котлыйбыз, газета укучыларыбызның киләчәктә дә безнең белән калуын телибез. 28 июньгә кадәр район басмасына язылып калырга ашыгыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев