Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Газ кертү өчен субсидия алырга була

Тукайлыларның йорт хуҗалыгы участогы чикләре эченә газ кертү һәм йорт эче газ җиһазларын сатып алуга дәүләттән бер мәртәбә субсидия алу мөмкинлеге бар.

Бу ТР Министрлар Кабинеты карары (18.02.2022 №137) нигезендә башкарыла. Гаилә составында түбәндәге категория гражданнар булганда 80 мең сумга кадәр субсидия бирелә:
– Бөек Ватан сугышы ветераннары;
– беренче һәм икенче төркем инвалидлар;
– инвалид балалар;
Шулай ук:
– күп балалы гаиләләргә;
– гаиләдә җан башына керем 10 мең сумнан ким булганда. 
Гаиләдә җан башына керем аена 10 000,01 сумнан 19 000,0 сумга кадәр тәшкил иткәндә 60 мең сумга кадәр субсидия түләнә. 
Түләү бер йорт хуҗалыгына бер тапкыр гына бирелә.
Субсидияне исәпләгәндә түбәндәге чыгымнар исәпкә алына:
– җир участогы чикләре эчендә проект һәм төзү-монтаж эшләре башкару (газ кертү җайланмалары һәм өй эченә газ челтәрләре урнаштыру);
– өй эченә газ җиһазлары һәм исәпләү приборлары алу (берешәр).
Субсидия алуга гаризаны йорт хуҗалыгында теркәлгән һәм анда даими яшәүче милекче яза ала. Моның өчен аңа яшәү урыны буенча социаль яклау органына 2022 елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча мөрәҗәгать итәргә кирәк.  

Субсидия алу өчен кирәкле документлар исемлеге:
– йорт хуҗалыгы чикләре эченә газ кертү эшләрен башкаручы подрядчы оешма белән 2021 елның 21 апреленә кадәр төзелгән килешү;
– участок чикләре эчендә газ үткәрү буенча башкарылган эшләрнең акты;
– йорт эченә куела торган газ җиһазын сатып алуны раслаучы документ. Шунда ук паспорт күчермәләре дә булырга тиеш;
 – газ бүлү системасы объекты төзелеше тәмамлану акты яки технологик тоташтыру акты;
– торак бинага хокукның Бердәм дәүләт милек реестрында теркәлмәве турындагы документ;
– гаилә составындагы башка кешеләрнең персональ мәгълүматларны эшкәртүгә ризалыгы һәм үзләре исеменнән эшләүгә гариза бирүчегә рөхсәте. Документ ирекле формада языла. 
Гаилә кеременә карап бирелә торган субсидия сораганда өстәмә рәвештә керемнәр турында документлар да кирәк була. 

/ Фото редакция архивыннан.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев