Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гаилә бәйрәме уздырдык

Күзкәй китапханәсендә гаилә көне уңаеннан “Китап яратучы гаиләләр китапханә кунаклары” дигән очрашубәйрәм узды.

Күп еллар бәхетле гаилә булып яшәгән Биктимеровлар, Насыйфуллиннар һәм актив китап укучылар килгән иде. Бәйрәм җыр-биюләр, төрле кызыклы уеннар, баш- ваткычлар белән үрелеп барды. “Мәкаль- тәрбия нигезе”, “Гаилә традицияләре”, “Кем тизрәк?” уеннарында көч сынаштылар.

Реклама

Гөлфия ханым Сингатуллина моңлы җырларын бүләк итте.

“Безнең гаилә” дигән рәсем конкурсында да сынатмадылар, һәрберсе үзенең гаилә әгъзаларын рәсемгә төшереп призларга лаек булдылар. Ике китап авторы Насыйфуллин Ярулла үзе язган шигырьләрен укыды. Марсель Биктимеров апасы Роза язган шигырьләргә бик күп көйләр язган, шул көйләрне яңгыратты. Гаилә бәйрәме бик матур, күңелле булып узды. Һәркем яшәргә көч алып, укырга яңа китаплар алып таралышты.

Тәнзилә Шайхнурова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X