Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гаилә тарихында – гасырлар авазы

Бу көннәрдә Татарстан Республикасының архив эше буенча дәүләт комитеты оештырган «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» дигән шәҗәрәләр фестиваленең зона этабы бәйгеләре үтә.

Актаныш, Әгерҗе, Зәй, Алабуга, Минзәлә, Менделеевск, Түбән Кама, Тукай районнары һәм Чаллы шәһәре вәкилләре 7 апрельдә Алабуга шәһәренә җыелды. Әлеге зона турында Тукай районыннан легендар якташыбыз Нурми Шәриповның нәсел дәвамчылары – Теләнче Тамак авыл җирлегеннән Фәхртдиновлар гаиләсе чыгыш ясады. 
Алар конкурсның беренче этабында үз гаилә-ләренең милли ризыгын һәм нәсел шәҗәрәсен тәкъдим иттеләр. Ә зона этабы өчен һәр команда «Таныш булыгыз: минем гаиләм, минем нәселем!» дигән визит карточкасы әзерләде. Тукай районы данын яклап Алабуга мәдәният сараенда чыгыш ясаган Фәхртдиновлар гаиләсе тугыз команда арасында дүртенче урынга чыкты һәм диплом белән бүләкләнде. 
Шәҗәрәләр фестива-ленең республика этабын 15 май көнне Казанда, Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры сәхнәсендә үткәрү планлаштырылган. 

/ Фото район үзәкләштерелгән китапханәләр системасыннан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев