Гаилә нык булса, дәүләт көчле була
15 майда - табигать яшәргән, алмагачлар чәчәккә төренгән матур вакытта Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Һәрбер кеше өчен, билгеле, гаилә - тормышның нигезе. Районыбызда күркәм, үрнәк гаиләләр бихисап. Аларның күбесе тормыш юлыннан иңне-иңгә куеп атлаучылар, пар канатлы, бер-берсеннән башка яши алмаучы, һәркайчан кайгыртып, яратып эндәшүче матур гаиләләр. Гаилә, мәхәббәт һәм...
Күпфункцияле үзәкнең бусагасын атлап керү белән күңелне ниндидер шатлык, бәхет, җылылык хисе биләп алды. Сәхнәдә аккош, фәрештәләр, бәхетле гаиләләр сурәте. Биредәге гаиләләргә сокланып туймаслык! Бар яктан да булган, килешле алар. Алардан бердәмлек, ныклылык рухы бөрки.
Бәйрәм кичәсен район гражданлык хәлләрен теркәү бүлеге җитәкчесе Эльвира Мостафина башлап жибәрде. Ул күп еллар иңне-иңгә терәп, авырлыкларны бергә кичеп, шулай да мәхәббәт хисләрен югалтмаган райондашларны бүләкләде. Бүләкләнүчеләр арасында Круглое Поле поселогында яшәүче Тамара Никифоровна һәм Владимир Павлович Петровлар бар иде. Алар 63 ел бергә гомер кичергәннәр! Менә кайда чын тугрылык, татулык һәм мәхәббәт өлгесе!
Тамаша күрсәтергә беренчеләрдән булып сәхнәгә Мәләкәс авылыннан Саттаровлар гаиләсе чыкты. Алар бирегә җыелганнарга борынгы йон эрләү йоласын сәхнәләштереп күрсәттеләр. Купшы милли киемнәр кигән ханымнар һәм сабыйлар бар кешегә дә ошады. Биклән авылыннан килгән Костиннар гаиләсенең хатын-кызлар буыны сәхнәдә җыр башкардылар, ә Кругое Поледан Халитовлар, гомумән, тамашачыларны үзләренең иң кечкенә гаилә әгъзасының - 2,5 яшьлек сабыйларының чыгышы белән шаккаттырдылар. Аеруча Шилнәбаштан Садыйковлар гаиләсен әйтеп үтәсе килә. Искиткеч тамаша күрсәтте әниләре һәм аның балалары. Әниләре нәфис сүз белән тамашачыны әсир итсә, кызлары сәхнәдә балет элементларын күрсәтте. Бирегә бар гаиләләре белән килүчеләр дә булды. Мисалга, Сәмәкәйдән Сөләймановлар гаиләсе. Аларның өлкән буын белән яшь буынның бер сәхнәдә чыгыш ясаулары сөендерде. Калмиядән Салимовлар гаиләсе үз осталыкларын күрсәтү өчен бик матур гамәл тапканнар: алар чыгыш ясаганда экранда шәхси архивларыннан фотосурәтләр күрсәтелде. Бар гаиләләр дә үзләренең мәхәббәтен, бер-берсенә җылы мөнәсәбәтләрен тамашачыга җиткерә алдылар. Шулай да йөрәктә Круглое Поле поселогыннан Акиньшиннар гаиләсе онытылмаслык эз калдырды. Алар бирегә барлык гаиләләре: әти, әни һәм алты балалары белән килгәннәр. Чыгыш ясаган мәлдә, ата-ананың балаларын кочаклап, иркәләве-назлавы шундый эчкерсез һәм саф иде - алар гаилә бәхетен сәхнәдә җанландырдылар.
Гаилә... Шундый ягымлы, җылы хисләр белән тулган гади һәм шул ук вакытта бик зур мәгънәгә ия булган сүз. Гаилә - бәхет. Бу үзенә күрә бер закончалык, чөнки гаилә бәхетле булганда гына аяз күктә кояш елмая һәм ул, нурларын бөркеп, кешеләр йөзендә бәхет чаткылары уята ала. Гаиләләр ныклы булганда, дәүләт тә көчле була. Ул - кешенең төп терәге, җәмгыятьнең рухи сәламәтлеге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев