Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Картадан картага акча күчерүчеләр игътибарына: контроль көчәя

Россия Хөкүмәте яңа закон проекты әзерләде. Аның асылы гади: салым хезмәте (ФНС) белән Үзәк Банк үзара тыгызрак хезмәттәшлек итә башлый. Бу безнең акчаларга ничек тәэсир итәр?

Элек салым органнары сезнең счетны тикшерү өчен махсус сәбәп яки рәсми карар көтәргә мәҗбүр иде. Хәзер барысы да җиңеләйде:

  • Банклар шикле һәм даими күчерүләр турында мәгълүматны салым хезмәтенә үзләре җибәрәчәк.
  • Кереме булган кешеләрне тикшерү өчен салым органнары өстәмә рөхсәт көтеп тормаячак.

Кемнәр контрольдә булачак?

Күпләрне кызыксындыра: «Ничә сумга кадәр күчерергә була?» Закон буенча конкрет чикләүләр юк. Игътибар системалы һәм даими күчерүләргә юнәлтелә.

Беренче чиратта түбәндәгеләр контрольгә эләгергә мөмкин:

  • Рәсми булмаган рәвештә фатирны арендага бирүчеләр;
  • Өйдә хезмәт күрсәтүчеләр (ремонт, матурлык хезмәтләре һ.б.) яки онлайн сату итүчеләр;
  • Керемнәрен яшереп, картага даими акча алучылар.

Салым түләргә туры киләме?

Әгәр салым органнары сезгә килгән акчаны керем дип санаса (бизнес яки эш хакы):

  • 13% керем салымын түләргә кирәк булачак;
  • Өстәмә штрафлар һәм пенялар да исәпләнәчәк.

Кайсы очракта куркырга кирәкми?

Акча түбәндәге максатлар өчен килгән булса, салым түләргә кирәк түгел:

  • Туганнар яки дуслар бүләк иткән акча;
  • Бурычны кайтару;
  • Бер тапкыр гына булган күчерүләр.

Әгәр күчерүләр зур яки еш булып тора икән, акчаның «бизнес» түгел, ә «бурыч» яки «бүләк» икәнен расларга туры килергә мөмкин. Шуңа күрә күчерү ясаганда “сообщение” бүлегендә максатын язып кую (мәсәлән, "бурычны кайтару") зыян итмәс.

Иң ышанычлы юл

Керемнәрне легальләштерү — мәсәлән, үзмәшгуль (самозанятый) булып теркәлү — сезне сораулардан һәм штрафлардан саклый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев