Финанс пирамидаларыннан зыян күрүчеләр аз түгел
Һәр алтынчы кеше акчасын югалткан. Зыян күләме Татарстандагы уртача хезмәт хакыннан берничә мәртәбә артык.
hh.ru эш эзләү сайты язуынча, 1220 Татарстан кешесе сораштырылган. Аларның дүрттән бере инвестицияләүдә тәҗрибәсе булуын әйткән. 67 проценты – криптовалютага, 41 проценты кыйммәтле кәгазьләргә, 19 проценты валютага һәм 5 проценты гына күчемсез милеккә акча керткән. Сораштыруда катнашканнарның барысы да диярлек (83 процент) кайчан да булса инвестицияләреннән килгән керемнәргә яши башларга хыяллануын белдергән. Әмма кертемнәрдән килгән керем 42 процентын гына канәгатьләндергән. Сораштыруда катнашканнарның яртысы диярлек (49 процент) моны кызыксынудан, өчтән береннән артыгы (35 процент) төп кереме яшәү өчен җитмәгәнгә эшләп карарга булган.
Сораштырылганнарның 66 проценты финанс пирамидалары белән таныш, 41 проценты бер мәртәбә булса да алардан зыян күргән, ә һәр алтынчы кеше диярлек пирамидаларда акчасын югалткан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев