Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Фермерлар тәҗрибә уртаклашырга Беларусь Республикасына барачак

Яр Чаллы шәһәре һәм Кама аръягы регионы сәүдә-сәнәгать палатасында Беларусь Республикасының Россиядәге илчелегенең Казандагы бүлекчәсе җитәкчесе Александр Кулинкович катнашында киңәшмә үтте. Очрашуда Тукай районының фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Минталип Миңнеханов та катнашты.

Ул район фермерларының Белоруссия белән хезмәттәшлек итүе турында сөйләшүдән төп юнәлешләрне билгеләп үтте. Боларга орлыкчылык, яшелчә һәм бәрәңге эшкәртү, басуда һәм складта эшли торган техника кайтару керә. Беларусь Республикасы яхшы сыйфатлы бәрәңге орлыгы белән данлыклы. Очрашуда безнең шартларда сынап карау өчен бәрәңге орлыгы китерү тәкъдиме яңгырады. Шулай ук Белоруссиядә җитештерелә торган «МТЗ» тракторларының сыйфатын яхшырту турында сүз булды. Бу фермерларга техника сатып алуда экономия ясарга ярдәм итәр иде, диелде очрашуда. Моннан кала, фермерларга яшелчәләрне чистартып, киптереп, килограммлап упаковкаларга салып супермаркетларга җибәрерлек итеп әзерләүче техника кирәклеге турында сөйләшү алып барылды. Теләүчеләр теплица комбинатлары белән тәэмин итү вариантларын карады, тестиль продукциясе белән үзара сәүдә турында сөйләште.

Очрашу ахырында Тукай районы фермерларының Беларусь республикасына тәҗрибә уртаклашырга барачаклары турында килешү төзелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев