Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фермерлар эшкә чакыра

Шәһәрдә эшсез калган кешеләр күбәергә мөмкин булганлыгын истә тотып, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Авылда җәйге мәшгульлек 2020» акциясе игълан итә.

Аның кысаларында шәһәр кешеләре өчен җәйгә фермерлар белән хезмәт килешүе төзү мөмкинлеге тудырыла. Авылга эшкә урнашырга гариза бирү өчен, agrokpi.ru/rabota адресы буенча кереп, беренчел форманы тутырырга кирәк. «ТР кооперацияне үстерү буенча компетенцияләр үзәге» хезмәткәрләре һәр мөрәҗәгатьне эшкәртеп, кирәкле вакансияне сайларга ярдәм итәчәк. Бүгенге көнгә 200 дән артык оешмада 400 эш урыны бар, дип хәбәр итә министрлык. Шулай ук хезмәт килешүләренең үтәлешен контрльдә тотуны вәгъдә итә. Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә бер айдан алып ярты елга кадәр эшләү, яшәү мөмкинлеге булачак. Тулырак белешмәләрне 8(843)292-07-59 һәм 8-987-172-04-28 телефоннарына шалтыратып алырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев