Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фаил Камаев Тукай районы башлыгы итеп сайланды

Узган атна сәяси вакыйгаларга бай булды. Районда узган өстәмә сайлаулардан соң җиде авыл җирлегендә депутатлар составы яңартылды. Иске Дөреш, Калмия, Кече Шилнә авыл җирлекләрендә депутатлар яшерен тавыш бирү юлы белән авыл башлыкларын сайладылар. Бу вазифага бары тик шушы җирлек Советы депутаты гына билгеләнә ала. Шулай итеп, Равис Дусадбеков, Равил Гарипов һәм Гадел Даутов, бертавыштан сайланып, үз җирлекләренең башлыгы вазифасына керештеләр. Мәләкәс авыл җирлегендә исә яңа составта җыелган совет утырышы үз җирлегеннән район Советына вәкил сайлады. Бу процедура да яшерен тавыш бирү юлы белән башкарылды. Депутатлар вәкил итеп Фаил Камаев кандидатурасын бертавыштан яклады.

Җомга көнне «Бердәм Россия» бөтенроссия сәяси партиясе Тукай районы җирле бүлегенең XXVIII конференциясе узды. Утырышта барлык 72 делегатның 69ы катнашты. Сәяси партия әгъзалары Тукай муниципаль районы башлыгы – Тукай муниципаль районы Советы рәисе вазифасына үз кандидатурасын чыгарды. Шулай ук «Бердәм Россия» сәяси партиясе Татарстан региональ бүлегенең Тукай районы җирле бүлекчәсе секретаре сайланды.
Район башлыгы вазифасына партия әгъзаларыннан Тукай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаев һәм Биклән авылы мәктәбе директоры Айрат Ибраһимов тәкъдим ителде. Партиянең җирле бүлеге секретарена исә Кнәз авыл җирлеге башлыгы Тамара Белова белән башкарма комитет җитәкчесе Фаил Камаев кандидатуралары чыгарылды. Аларның исемнәре яшерен тавыш бирү бюллетеньнәренә кертелде. Хисап комиссиясе рәисе Рима Волкова тавыш бирү нәтиҗәләрен игълан итте. Район Советы утырышында каралачак башлык вазифасына, 68 тавыш җыеп, Фаил Камаев кандидатурасы чыгарылды. Партиянең җирле бүлеге секретарена да Фаил Камаев сайланды.
Партия әгъзалары алдында чыгыш ясап, Фаил Мисбахович ышаныч күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде. «Биредә тумасам да, мин үземне Тукай районының патриоты дип саныйм. Район үсеше, иминлеге өчен вакытымны, көчемне кызганмыйча эшләргә әзермен», – диде «Бердәм Россия» сәяси партиясенең җирле бүлеге секретаре.
Шушы ук җомга көнне район советы яңа һәм тулы составта үзенең беренче утырышын уздырды. Сессия эшендә авыл җирлекләре башлыклары һәм һәр авыл җирлегеннән берешәр вәкил – барлыгы 46 депутат катнашты. Кече Шилнә авыл җирлегенең биш депутаты үз мандатларыннан баш тарткач, район Советында бу җирлектән вәкил юк иде. Хәзер исә Кече Шилнәне район Советында Антон Комлев тәкъдим итәчәк, аның кандидатурасы авыл җирлеге сессиясе утырышында бертавыштан сайланган. Әйтергә кирәк, әлеге җирлектә карарларның инде күптән бертавыштан кабул ителгәне юк иде. Кече Шилнәдә дә җирлек өчен мөһим булган сорауларда депутатлык корпусы бердәм фикердә булып, бар көчне шушы сорауларны бергә чишүгә юнәлтеп эшләр дигән ышаныч бар.
Тукай муниципаль районы Советының чираттан тыш утырышында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы Ассоциациясе рәисе Экзам Гобәйдуллин, Пенсия Фондының Татарстан Республикасы бүлеге идарәчесе, ТР Министрлар Кабинетыннан район кураторы Эдуард Вафин, Яр Чаллы шәһәре мэры урынбасары Флера Андреева катнашты. Район Советына башкарма комитет җитәкчесе Фаил Камаевтан үз вазифаларыннан вакытыннан алда китү турында гариза кергән иде. Депутатлар әлеге гаризаны кабул итеп, Фаил Мисбаховичны бу вазифадан азат иттеләр. Соңыннан утырышның төп соравы – район башлыгын сайлау каралды. Экзам Гобәйдуллин әлеге вазифага Фаил Камаевны тәкъдим итте. Шулай итеп, Мәләкәс авыл җирлеге һәм район Советы депутаты, «Бердәм Россия» сәяси партиясенең җирле бүлеге секретаре Фаил Камаев яшерен тавыш бирү юлы белән Тукай муниципаль районы башлыгы итеп сайланды.
Яр Чаллы шәһәре мэры урынбасары Флера Андреева шәһәр мэры Наил Мәһдиев, шәһәр советы депутатлар корпусы исеменнән Фаил Камаевны котлады, эшендә уңышлар теләде. Шәһәрне азык-төлек белән тәэмин итүче авыл хезмәтчәннәренә рәхмәтен белдерде. Камаев, үз чиратында, район халкы өчен эшләргә сүз бирде.
Аннары Совет утырышын район башлыгы булып сайланган Фаил Камаев үзе дәвам итте. Башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп беренче урынбасар Ленар Авзалов билгеләнде. Депутатлар бу карарны да бертавыштан кабул итте. Утырыш ахырында Тукай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына конкурс игълан ителде һәм муниципаль район милеген алу турында карар кабул ителде.

Рәфкать Билданов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев