Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фаҗигадә ир-атның гомере өзелде 

2 февральдә, якшәмбе көнне, кичке сәгать 9 тулганда «Татарстан» совхозы поселогыннан бердәм диспетчерлык хезмәтенә шалтырату килә.

Биредә бер йортның янганын таксида баручы күреп ала. Автомобиль шул якка борыла. Йөртүче һәм пассажир ир-ат, күрше йортта яшәүчеләрне дә чакырып, утны үз көчләре белән сүндерәләр. Йортның бер бүлмәсендә газ баллоны ятканын күрәләр, ләкин, шартлавыннан куркып, анда кермиләр. Урынга килеп җиткән янгын сүндерүчеләр шушы бүлмәдән хуҗаның – 58 яшьлек ир-атның гәүдәсен алып чыгалар. Яну мәйданы чагыштырмача киң булмаса да, әлеге хәл кеше үлеменә китерә. Ут чыгуның сәбәбе саксызлык дип билгеләнә, дип хәбәр итә күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге өлкән дознавателе Илнар Мифтахов. 
Бүлек башлыгы Александр Сухорукның атналык киңәшмәдә билгеләп үтүенчә, бер ай эчендә район территориясендә 6 янгын очрагы теркәлгән, аларның соңгысы кеше үлеме белән тәмамланган. Шушы вакыт эчендә янгын сүндерүчеләргә бер ялган хәбәр килгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев