«Эзтабарлар» яшүсмерләр клубы проекты Россия Президенты Грантлары фонды конкурсында җиңүче
2024 ел һәм быелгысы елның беренче ярты елы Иске Абдул балалары өчен бик тә үзенчәлекле булып хәтерләрендә калачак.
2024 ел һәм быелгысы елның беренче ярты елы Иске Абдул балалары өчен бик тә үзенчәлекле булып хәтерләрендә калачак. Чөнки «Гиндукуш» музее тәкъдим иткән «Эзтабарлар» яшүсмерләр клубы проекты Россия Президенты Грантлары фонды конкурсында җиңү яулады. Авыл балаларына юнәлтелгән әлеге проект бик тиз популярлык казанды һәм балалар өчен чын тарту үзәгенә әверелде.
«Эзтабарлар» яшүсмерләр клубы проекты кысаларында оештырылган йөздән артык төрле шөгыль музей диварларын җанлы аралашу һәм танып белү киңлегенә әйләндерде. Уку һәм үсеш процессында актив катнашырга мөмкинлек биргән интерактив форматларга аерым игътибар бирелде. Балалар тукучылык, чүлмәк эше серләрен үзләштереп, рәхәтләнеп халык һөнәрләре дөньясына чумдылар.
Бу дәресләр традицияләр белән таныштырып кына калмыйча, кечкенә дусларыбызның иҗади сәләтләрен дә үстерергә ярдәм итте. Клуб эшенең мөһим өлеше ветераннар һәм эзләүчеләр белән очрашулар булды. Бу әңгәмәләр яшүсмерләргә үз илебез тарихына кагылырга, Ватанны саклаучы кешеләрнең батырлыклары һәм фидакарьлеге турында белергә мөмкинлек бирде. Проект кысаларында оештырылган иң якты вакыйгаларның берсе ул - «Ажаган-зарница» хәрби-спорт уены булды. Бу яшь катнашучылар өчен чын сынау мәйданы әверелде. Алар анда көч, чыдамлык, командада эшли белү осталыкларын күрсәтә алдылар. Чара балалар күңеленә кызыклы, мавыктыргыч вакыйга булып кереп калачак. Без куелган максатларыбызга ирештек дип уйлыйм.
Шулай ук, әлеге проект безгә районның ветераннар оешмалары һәм мәгариф учреждениеләре белән хезмәттәшлекне ныгытуга да ярдәм итте. Әлеге проектның йомгаклау чарасы - «Аҗаган-зарница» уенында әфган сугышы ветераннары, чик буе сакчылары да чакырулы иде.
Чарада 110 нан артык кеше катнашты, шул исәптән укучылар, укытучылар, балалар бакчасы нәниләре, ветераннар, ата-аналар һәм район халкы. Мондый чаралар балаларга нәтиҗәле хезмәттәшлек күнекмәләрен үстерергә ярдәм итә. Ә бу аларның киләчәк тормышының мөһим аспекты булып тора.
Оештыручылар Президент грантлары фондына аерым рәхмәт белдерә. «Эз табарлар» яшүсмерләр клубы - буш вакытны уздыру урыны гына түгел, бу мәйданчыкта яшүсмерләр аралаша, яңа дуслар таба, яраткан эше белән шөгыльләнә һәм үз потенциалын ача алды. Клуб алар өчен интеллектуаль һәм танып белү сәләтләрен үстерүгә ярдәм итә торган имин һәм уңайлы мохиткә әйләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев