Энергетик” мәдәният сараенда “Җырлы, гармунлы Яңа ел” дип аталган концерт булды(фото)
Бүген, 6 гыйнвар көнне, Чаллы шәһәренең "Энергетик" мәдәният сараенда "Җырлы, гармунлы Яңа ел" дип аталган концерт булды. Мәдәният сараена килүчеләрне фойеда ук "Замана" җыр-бию ансамбле каршы алды. Сәхнәдә исә Алинә һәм Динә дуэты, Динара Мусина, Илнур Фәйзуллин, Марсилия, Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар, Илсөяр Зарипова, Зөфәр Шафиков, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре...
Бүген, 6 гыйнвар көнне, Чаллы шәһәренең "Энергетик" мәдәният сараенда "Җырлы, гармунлы Яңа ел" дип аталган концерт булды. Мәдәният сараена килүчеләрне фойеда ук "Замана" җыр-бию ансамбле каршы алды. Сәхнәдә исә Алинә һәм Динә дуэты, Динара Мусина, Илнур Фәйзуллин, Марсилия, Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар, Илсөяр Зарипова, Зөфәр Шафиков, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ринат Гобәйдуллин, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илгиз Закиров, Абдул Разуев, Рәшит һәм Зөфәр Мәүләвиевлар, гармунчылар Петр һәм Виталий Анисимовлар, Рәмзил Сәләхетдинов, Тукай районының һәвәскәр артистлары, шул исәптән "Якты юл" газетасы баш мөхәррире Инзилә Әхмәтгәрәева да чыгыш ясады. Тамашачы алар башкаруындагы моңлы, дәртле җырларны көчле алкышлар белән бәяләде. Кичәне, гадәттәгечә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева алып барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев