Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

«Елмаю» волонтерлык хәрәкәте хезмәт ветераны белән күрештеләр

Балалар Бөек Ватан сугышы хезмәт ветераны Муллануров Зөлфәт Мулланур улын туган көне белән котладылар.

«Елмаю» волонтерлык хәрәкәте һәм Яңа поселогы мәктәбенең тәрбия буенча директор киңәшчесе Айзилә Хаҗиева Бөек Ватан сугышы хезмәт ветераны Муллануров Зөлфәт Мулланур улын туган көне һәм Ватанны саклаучылар көне белән котладылар!

Кызлар Зөлфәт Муллануровны котлар өчен җырлар һәм шигырьләр әзерләделәр. Малайлар өй буендагы карны җыештырдылар һәм аның тирәсен чистарттылар.

Батырлыгы һәм Бөек Җиңүгә бәяләп бетергесез өлеше өчен геройга баш иябез! Сезнең фидакарьлегегез безнең хәтердә мәңгегә сакланыр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев