Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Елга агымын – халык файдасына

Олы Шилнә авылы халкы Шилнә елгасын чистарту һәм аның агымын көйләү проекты белән танышты. Җәмәгать тыңлауларында район башлыгы Фаил Камаев, проектны тормышка ашыручы «Татмелиорация» ААҖ вәкилләре, экологлар, җәмәгать активистлары катнашты.

Олы Шилнә авылында яшәүчеләр яз килүен куркып көтә. Ел саен Зарековка микрорайоны һәм Боровецкая урамнарын язгы ташу вакытында су баса, халык зыян күрә. Әлеге күңелсез күренешнең сәбәбе – елганың ауган агачлар, чүп-чар белән тыгылуы. Проблемадан фәкать Шилнә елгасын чистартып кына котылып була. Әлеге проект белән «Татмелиорация» предприятиесе шөгыльләнә.
Проект нигезендә, елганы агач һәм куаклардан чистарту, шулай ук дүрт урында агым юнәлешен бераз үзгәртү күздә тотыла. Елга киңәйтеләчәк, яр буеннан уртасына кадәр авышлык ясалачак. Белгечләр әйтүенчә, табигать ландшафтына зыян килмәячәк. Яр таш белән ныгытылачак. Елганы тирәнәйтү мәҗбүри түгел.
Шилнә елгасында чистартмаган һәм агымны үзгәртмәгән очракта күңелсез хәлләр булырга мөмкин. «Язгы ташу вакытында 180 гектар җирне су басу ихтимал, ул чагында 160 йорт су астында калачак», – дип кисәтә проектны эшләүче Роман Корольков.
Әлеге проектны тормышка ашыруга каршылар да бар. Аларның берничәсе ачык тыңлауларда чыгыш ясады. Әйтик, Бөтенроссия халык фронты вәкиле Артем Леонов: «Елганың өч урынында төзелеш материаллары калдыкларыннан барлыкка килгән зур чүплекләр бар. Табигый агымга шулар комачаулый. Су басу булмасын өчен әлеге чүплекләрне юкка чыгару да җитәр дип уйлыйм», – ди.
Авыл халкы активистны тыңларга да теләми. «Җирлектә яшәмәгән килеш сез нәрсә беләсез?» – дип туктатты аны Марат Садриев. 
Проектны тормышка ашырганда шактый агач киселәчәген дә Артем Леонов гаепкә алды. Аңа җавап итеп, «Татмелиорация» оешмасы баш инженеры урынбасары Дмитрий Осадчук: «Агачларны кисәргә кирәк. Чөнки алар су юнәлешенә начар йогынсы ясый, чүп-чарны тарта. Нәтиҗәдә елганың суы саега. Әйтергә кирәк, без эш барышында барлык санитар-экологик нормаларны үтәячәкбез», – диде. 
«Халык инициативасы» иҗтимагый хәрәкәте рәисе Роман Ваганов фикеренчә дә, проект табигатькә тискәре йогынты ясый, кызыл китапка кертелгән кош-корт, җәнлекләр юкка чыгарга мөмкин. Ул җир дамбасы гына төзергә, аның өстенә агачлар утыртырга киңәш итә.
Авыл халкы Роман Вагановка да каршы килде. Зарековка микрорайонында яшәүче Игорь Чистяков беренче чиратта гади халык турында уйларга чакырды. «2018 елда булган су басуны күз алдыгызга китерегез! Без бит монда гаиләләр, балалар белән яшибез!» – диде ул.
– «Татмелиорация» оешмасының тәҗрибәсе зур, махсус техникасы да җитәрлек. Әлеге проект эше ТР Экология һәм табигый ресурслар, ТР Урман хуҗалыгы министрлыклары карамагында. Ул күзәтү органнары тарафыннан тикшерелеп торачак. Халыкка һәм табигатькә бернинди зыян килмәячәк, – диде район башлыгы Фаил Камаев.
Очрашуда Фаил Камаев Кече Шилнә җирлегендә халык ихтыяҗын күздә тотып эшләнәсе башка планнар белән дә уртаклашты. Район башлыгы әйтүенә караганда, 2021-2022 елларда федераль бюджет хисабына Белоус поселогында Кама елгасының яр буе ныгытылачак. Бу эшләр 250 миллион сумга төшә. Шулай ук җирлекнең Титов һәм Үзәк урамнарында, Зарековка микрорайонында юл төзеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев