Экология кануннарын бозу очраклары турында хәбәр итүчеләргә акчалата бүләк күләме артачак
Элек экология кануннарын бозу фактлары турында хәбәр иткән өчен бүләкләү акчасының күләме 1 000 сум булса, хәзер бу сумма 1 500 тәшкил итә. Узган елның август аеннан башлап гражданнар, предприятиеләрнең җитештерү һәм кулланылыш калдыкларын тирә-якка тарату, законсыз карьер эшкәртелеш фактларын фото яки видеога төшереп, ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына...
Элек экология кануннарын бозу фактлары турында хәбәр иткән өчен бүләкләү акчасының күләме 1 000 сум булса, хәзер бу сумма 1 500 тәшкил итә.
Узган елның август аеннан башлап гражданнар, предприятиеләрнең җитештерү һәм кулланылыш калдыкларын тирә-якка тарату, законсыз карьер эшкәртелеш фактларын фото яки видеога төшереп, ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына тапшыра ала. Быел исемлеккә су саклау зонасының хуҗалык яки башка төр эшчәнлек башкаруының режимын бозу да кертелгән. Шулай ук гомуми куллануда булган су объектларына һәм яр буйларына ирекле керү хокукын бозу турында хәбәр итәргә була. Төшерелгән фото яки видео материалларны министрлыкның территориаль идарәсенә хәбәр итәргә була, электрон почта, ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының сайтындагы кабул итү бүлмәсе аша җибәрү мөмкинлеге дә бар. Экология министрлыгына мөрәҗәгать иткәндә ФИО, почта адресын, кәрәзле телефон номерын калдыру бурычы бар. Фото, видео сурәтләргә дә җитди таләпләр бар. Закон бозу фактлары төшерелгән материалларда төшерү вакыты һәм табигатькә зыян салучының шәхесен ачыкларга ярдәм итә торган берәр дәлил булырга тиеш (мәсәлән, яхшы күренә торган машина номеры).
Бүләкләү акчасы «2014-2020 елларда тирә-якны саклау, ТР табигать байлыкларын яңадан җитештерү һәм куллану» дәүләт программасы кысаларында Татарстан бюджетыннан түләнә.
2015 елның нәтиҗәләре буенча әлеге система ярдәме белән барлыгы 1 млн сумлык штраф салынган, аларның 500 меңе инде түләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев