- Без, китапханә хезмәткәрләре, мәдәният йорты хезмәткәрләре белэн берлектә балаларның кышкы каникуллары куңелле һәм файдалы узсын өчен төрле чаралар уздырабыз. Моның өчен авыл китапханәсенә урта мәктәп укучылары, шулай ук әби-бабаларына шәhәрдән кунакка кайткан балаларны чакырдык. Китапханә бинасында Яна елга урнаштырылган чыршыга балалар 2017 ел - Әтәч елына узләренең теләкләрен hәм...
- Без, китапханә хезмәткәрләре, мәдәният йорты хезмәткәрләре белэн берлектә балаларның кышкы каникуллары куңелле һәм файдалы узсын өчен төрле чаралар уздырабыз. Моның өчен авыл китапханәсенә урта мәктәп укучылары, шулай ук әби-бабаларына шәhәрдән кунакка кайткан балаларны чакырдык. Китапханә бинасында Яна елга урнаштырылган чыршыга балалар 2017 ел - Әтәч елына узләренең теләкләрен hәм котлауларын язып элделәр. Мәдәният йортында чыршы янында кызыклы уеннар уйнадылар, Кыш бабайдан буләкләр алдылар. Ә инде Кыш бабай белән чанада шуу балалар өчен бик тә кызык hәм куңелле булды. Алдагы көннәрдә дә балаларны кызыклы чаралар көтә. Шушы көннәрдә «Морозко» әкияте курсәтергэ планлаштырабыз, - дип хәбәр итә Мусабай-Завод авылы китапханә мөдире Гөлшат Салихова.
Нет комментариев