Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эчке эшләр ветераннары яшь буын белән һәрчак элемтәдә

Район буенча Эчке эшләр бүлеге ветераннары яшь буын белән һәрдаим аралашып тора. Шулай ук балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге белән дә алар һәрчак элемтәдә. Төрле бәхәсле ситуацияләрдә үз фикерләрен әйтәләр, акыллы киңәшләрен бирәләр. Ветераннар шулай ук мәктәпләргә, балалар бакчаларына да чыгалар, яшь буын белән аралашалар, алар белән эчтәлекле әңгәмәләр коралар....

Район буенча Эчке эшләр бүлеге ветераннары яшь буын белән һәрдаим аралашып тора. Шулай ук балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге белән дә алар һәрчак элемтәдә. Төрле бәхәсле ситуацияләрдә үз фикерләрен әйтәләр, акыллы киңәшләрен бирәләр. Ветераннар шулай ук мәктәпләргә, балалар бакчаларына да чыгалар, яшь буын белән аралашалар, алар белән эчтәлекле әңгәмәләр коралар. Шундый очрашуларның берсе укучыларның көзге каникуллары алдыннан Иске Дөреш мәктәбендә узды.

Биредә отставкадагы милиция майоры, Тукай районы Эчке эшләр бүлегендә күп еллар өлкән тикшерүче булып эшләгән Җәмилә ханым Ризванова яши. Мәктәп балалары аның кечкенә дуслары дисәң дә ялгыш булмастыр. Каникуллар башланыр алдыннан үткәрелгән ата-аналар җыелышына да ул бик теләп килде. Очрашуда ул балалар белән юл йөрү куркынычсызлыгы, җәмгыятьтә үз-үзеңне яклау, социаль челтәрләрдән файдаланганда аерата сак булу мәсьәләләренә тукталды. Укучылар формадан килгән апага үзләрен кызыксындырган сорауларны да күп бирделәр. Нигездә, алар юл йөрү кагыйдәләренә, аеруча велосипедчыларга кагылышлы иде. Җәмилә Җәүдәровна үзе дә 25 ел стажлы машина йөртүче. Ул һәр сорауга җентекләп аңлатма бирде. Ата-аналарны исә баланы һәр яктан катгый контрольдә тотарга, аның һәр адымын белеп торырга чакырды, дип хәбәр итә редакциягә Эчке эшләр бүлегенең ветераннар советы рәисе Резедә Халикова. Форсаттан файдаланып, ул барлык эчке эшләр ветераннарын, хезмәттәшләрен бәйрәм белән котлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев