Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

«Дуслык» бакчачылык жәмгыятендә мунча янды

23 июль көнне төнге сәгать 12 тулгач янгын сүндерүчеләр «Дуслык» бакчачылар ширкәтендә мунча яну турында хәбәр ала.

Җәмгыять зур һәм урамнарда буталчык булу сәбәпле, мунча янган территориягә керү кыенлыклар тудыра. Янгын сүндерүчеләр килгән мәлгә мунча түбәсенең алгы өлеше янып ишелгән була. Мунча хуҗалары урында булмый. Күршеләрнең хәбәр итүенчә, хуҗалар, мунчада юынып, кичке сәгать 8дә өйләренә кайтып китәләр. Шул ук күршеләр мунчада янгын чыгуны күреп алалар һәм янгын сүндерүчеләргә хәбәр итәләр. Мунча януның сәбәбе төтен чыгучы торбаның төзек булмавында дип билгеләнә. Үлүчеләр һәм зыян күрүчеләр юк.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев