Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дәрәҗәле бүләкләргә ия булдылар

Район Советының уникенче утырышында ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов төрле тармакларда аеруча югары уңышларга ирешкән райондашларга мактаулы исем бирелү турында таныклыклар, Почет грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырды. ТР Президенты Указы нигезендә, «Кама» агрофирмасы механизаторы Фәнис Харисовка - «Татарстан Республикасының атказанган механизаторы, Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесенең машина белән...

Район Советының уникенче утырышында ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов төрле тармакларда аеруча югары уңышларга ирешкән райондашларга мактаулы исем бирелү турында таныклыклар, Почет грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.

ТР Президенты Указы нигезендә, «Кама» агрофирмасы механизаторы Фәнис Харисовка - «Татарстан Республикасының атказанган механизаторы, Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесенең машина белән саву операторы Раушания Сәгыйдуллинага - «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре», Су сиптерү системасын куллану буенча Тукай районы идарәсе әйдәп баручы инженер-гидротехнигы Марат Әгъләҗевка «Татарстан Республикасының атказанган мелиораторы» дигән исемнәр бирелде.

Боерган авылының «Кызыл калфак» балалар бакчасы мөдире Гөлфия Шамилова, Сәмәкәй авылы төп гомумбелем бирү мәктәбе директоры урынбасары Инзилә Шәмсетдинова, Теләнче Тамак авылының Нурми Шәрипов исемендәге урта гомумбелем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Тәкыя Шәкүрова Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Почет грамотасы белән бүләкләнделәр.

«ТМИМ» ҖЧҖ генераль директоры Феликс Дәүләтшинга Татарстан Республикасы Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу фондының Рәхмәт хаты тапшырылды. Предприятие «Возрождение» фондына 500 мең сум акча күчергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев