Дәрәҗәле бүләк
Бүген Тукай районы хакимиятендә дүшәмбе киңәшмәсе булып узды. Киңәшмәдә ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыруга керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасарының рәхмәт хаты белән Тукай районы башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров бүләкләнде. Шушындый ук бүләккә Тукай районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илфак Бариев та лаек булды.
Рәхмәт хатларын җитәкчеләргә Тукай районы башлыгы Фаил Камаев тапшырды.
/Рөстәм Зәкиев фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев