Дәүләт вәкиле районыбызга килде
ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, "Мәрхәмәт-Милосердие" депутатлар төркеме җитәкчесе Татьяна Ларионова Тукай муниципаль районына эшлекле сәфәр кылды. Районыбыз җитәкчесе Фаил Камаев белән алар авылларда булдылар, социаль мәдәни объектларда төзекләндерү эшләренен барышы белән таныштылар.
Бәтке авылында “Безнең ишегалды” республика программасының үтәлешен карагач башкала кунагы кәнәгать булуын белдерде. “Бар да сыйфатлы итеп башкарыла, искиткеч,” диде Татьяна Петровна. Биредә җиде урамда да инде эшләр төгәлләнеп килә, Барлык ремонт эшләре өчен программа буенча 123 миллион сум акча бүленгән. Бәтке урамнары бүген шәһәрнекеннән бер дә ким түгел.
Татьяна Ларионова Бәткедә төзекләндерелеп бетеп килгән мәктәптә дә булды, төзүчеләрнең эшенә югары бәя бирде. Мәктәпне гүя киредән төзегәннәр кебек, андагы төзекләндерү эшләре чыннан да ис китмәле. Сыйныфлар, кабинетлар гына түгел бөтен ишек аллары яңартылган, спорт мәйданчыкларында бөтен уңайлыклар, бар да заманча.
ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары мәктәпне ремонтлаучылар белән аралашты, алар исә беренче сентябрьгә барысы да әзер булыр, дип ышандырдылар. Бәтке мәктәбен һәм аның тирәсен төзекләндерү өчен казнадан 88 миллион сум акча бүлеп бирелгән.
Хөкүмәт вәкиле шулай ук районыбызның “Миләшкәй” балалар бакчасын карады, “Наиком” мото клубы белән дә танышты. Әлбәттә аны “Подсолнухи” бистәсе кызыксындырмый калмады. Биредә ул үз күзләре белән күреп, юллар төзелеше шаһиты булды. Эшләрнең уңай барганныгына ышанды. Күп балалалы гаиләләр белән сөйләште, аларның теләкләрен тыңлады.
Татьяна Петровна мобиль кабул итү пунктына да килде. Биредә ул теләк-сорау белән килүчеләр белән сөйләште, фикерләрен әйтте, ярдәм итәрбез, дип әйттте.
Татьяна Ларионова Тукай районында республика программаларының үтәлешеннән кәнәгать булуын белдерде һәм югары бәя бирде, шулай дәвам итәргә кушты.
/Рөстәм Зәкиев фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев