Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Депутаттан – саллы күчтәнәч

Борды авыл җирлегендә ул көнне бәйрәм рухы иртәдән үк сизелеп тора иде. Әнә өлкәннәр матур киенеп каядыр ашыгалар. Баксаң, бүген биредә өлкәннәрне хөрмәтлиләр һәм укытучылар көнен билгеләп үтәләр икән.

Башта өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Борды һәм Җәйләү авылы ветераннарына бүләк тараттылар. Шушы җирлектән сайланган район Советы депутаты, уңышлы эшмәкәр, танылган меценат Равил Миңнехуҗин авылга зур бүләкләр белән килде. Ул 170 ветеранга ит ризыкларыннан торган җыелма тапшырды. Депутат йөри алмаган олы яшьтәге кешеләрнең өйләренә барды, хәлләрен белеште, бүләкләрен тапшырды.
 80 яшьлек Мария Гаврилова кызы тәрбиясендә яши. Аңа инсульт булган, ятып кына тора. Авыл җирлеге башлыгы Роза Әбделмәнова һәм Равил Миңнехуҗин аның хәлләрен белешкәндә яшьлеген дә искә төшерүен сорадылар. Мария түти сыер савучы булып эшләгән, аннан күп еллар почтада хезмәт куйган. Бик күп хөкүмәт бүләкләре иясе. Дүрт бала – бер малай, өч кыз үстергән.                              
Депутат Константиновлар гаиләсендә дә булды. 83 яшьлек Николай дәдәй һәм аның хатыны 80 яшьлек Анна түти үз аякларында йөрсәләр дә, бик еракка китә алмыйлар. Дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр, колхозда хезмәт куйганнар. Икесе дә хезмәт ветераннары. Равил Лотфуллович аларга исәнлек-саулык теләде, бүләкләрен тапшырды.   
Аннары Равил Миңнехуҗин Борды мәктәбендә укытучылар һәм «Чулпан» балалар бакчасы хезмәткәрләре белән очрашты. Аларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Ул педагоглар хезмәтен югары бәяләде, яшь буынны тәрбияләүдә зур тырышлык куйганнары өчен рәхмәт әйтте. Укытучыларга һәм балалар бакчасы хезмәткәрләренә дә ул бүләкләр белән килгән иде. Бүләк җыелмада «Миңнехуҗина М.Н.» крестьян-фермер хуҗалыгында җитештерелгән продукция – сөт, каймак, катык, корт, эремчек, казылык, моцарелла, страчателла, буррата сырлары, бал бар иде.
Авыл җирлеге башлыгы Роза Әбделмәнова Равил Миңнехуҗинга авыл халкы исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды. «Сез безнең терәгебез, һәрвакыт ярдәм итеп торасыз, Сезгә зур рәхмәт», – диде ул. Депутат киләчәктә дә бергә эшләргә, ярдәменнән ташламаска вәгъдә бирде.
Борды авылында аның ярдәме белән гыйбадәтханә төзелә башлаган, инде шактый эш башкарылган. Авыл зиратына илтүче күперне дә Равил әфәнде ярдәме белән төзәткәннәр.
Укытучылар рәхмәт йөзеннән депутатка җыр бүләк иттеләр, моңлы керәшен җыруы күңелләрне күтәрде.
Әлеге чараларда Равил Миңнехуҗинның дусты, Чехиядан кайткан Дамир Зиннәтуллин да катнашты. Ул өлкәннәргә дә, укытучыларга да үзенең изге теләкләрен җиткерде. Ул туган ягындагы күркәм үзгәрешләргә соклануын белдерде.

 / Рөстәм Зәкиев фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев