Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Депутат ФАП төзелеше белән танышты

Бу атнаның сишәмбесендә Тукай районына РФсе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина килде. Ул Мусабай Завод авылында милли проект кысаларында төзелүче фельдшер-акушерлык пунктының төзелеш эшләре белән танышты. Аннары, депутат район хакимиятендә район халкын кабул итте.  

 – Мусабай Завод авылындагы ФАП «Сәламәтлек саклау» милли проекты һәм «Татарстан Республикасында беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү» региональ проекты кысаларында төзелә. Мондый заманча медицина пункты бу авылга күптәннән кирәк иде, чөнки биредә яшәүче халык саны аз түгел – 784 кеше һәм шуларның 703е әлеге ФАПка беркетелгән. Төзелеш эшләренә килгәндә, алар тәмамланган диярлек. Бинага суын, газын, электр энергиясен кертәсе һәм фельдшер-акушерлык пункты территориясен төзеләндерәсе, матурлатасы гына калды,  – дип сөйләде Әлфия Кагогинага районның баш табибы Галим Сабирҗанов. 
 Аннары алар модульле, 84 квадрат метр мәйдандагы ФАП эченә үттеләр. Биредә аларны ачыласы пункт мөдире Хәмдия Ягъфәрова, фельдшер Гөлүсә Мифтеева каршы алды. Алар депутатка яңа ФАПтагы эш бүлмәләре: процедуралар, привика ясау кабинетлары буенча экскурсия үткәрделәр, Әлфия Гомәровнаны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр. 
– Авылда шундый пунктның төзелүе бик күркәм, сөнечле вакыйга. Эшнең башкарылуы, биредә эшлиячәк һәм медицина ярдәмен алырга киләчәк кешеләрнең уңайлыклары өчен күп нәрсә эшләнгән, бик әйбәт, – диде очрашу ахырында Әлфия Когогина. 
 Мусабай Завод авылыннан депутат туры район хакимиятенә юл алды һәм анда район халыкын кабул итте. 
 Әлфия Кагогинага халык башлыча җәмәгать тормышына кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать итте. Әйтик, Новотроицкое авылында эчә торган чиста суның җитеп бетмәве, кайбер авылларда 50 елга якын торган иске хоккей кортларын яңарту, Суровка авылында мәчет төзү – шул мөрәҗәгатьләрнең кайберләре генә иде. 
 Депутат, очрашуга килүчеләр белән сөйләшеп, халыкны борчыган сораулар һәм мәсьәләләр буенча эшләргә, аларны уңай якка хәл итәргә тырышачагы турында әйтте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев