Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Дәште кабат чаңгы юллары

Яңа поселогының Чаңгы үзәгендә Тукай муниципаль районы буенча кышкы спорт сезонын ачу уңаеннан гомумбелем бирү учрежденияләре, авыл җирлекләре, район оешмалары һәм предприятиеләре арасында чаңгы эстафетасы үтте.

Барлыгы ярышта 18 мәктәп, 22 авыл җирлеге, 5 оешма командалары җитезлектә көч сынашты. 
Эстафета ярышларын «Спортчылар җырыннан» башлап җибәрделәр. Аннары командаларны Тукай район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров сәламләде:
– Бүген әлеге ярышларда 150ләп кеше катнаша. Әлеге спортчыларга мин исән-сау гына шушы эстафетаны узып, җиңүгә ирешүләрен теләр идем, – диде ул. 
Дәүләт гимыннан соң, спортчыларны ярыш регламенты белән районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Илнур Гәрәев таныштырды. Һәм ниһаять, эстафетага старт бирелде. 
Ярышта катнашучыларның бер ишләре трасса буенча чаңгыда йөгергән мәлдә, икенчеләре үз чиратын көтеп торалар иде. Без дә ул арада шундый спортчыларның кайберләре белән аралашып алдык. 
– Чаңгыда шуарга бик яратам. Ә менә шушындый ярышларда әле соңгы берничә елда гына катнаша башладым. Үзебезнең Калмаш авыл җирлеге данын минем белән бергә тормыш иптәшем Вячеслав, авылдашларым да яклый, – дип сөйләде Калмаштан алтмыш биш яшьлек Мәгъфия Ярмошкина.
Яңа поселогыннан булган унике яшьлек Данис Муллин да эстафета ярышларында үз чираты җиткәнен көтә иде. 
– Чаңгы спортына килүемә әле бер генә ел. Миңа әлеге спорт төре бик ошый һәм мин үземнең көчемә, ярышта йөкләнгән бурычны үтәп чыгачагыма тулысы белән ышанам, – диде яшьүсмер. 
Ул арада, эстафета ахырына якынлаша торды. Соңгы чаңгычылар финиш сызыгыннан үткәндә, җиңүчеләр дә билгеләнде. 
Мәктәпләр арасында беренче урынны Яңа поселогы мәктәбе яулады. Ә икенче урынны – Иске Абдул, өченче урынны шулай ук Яңа поселогының икенче бер командасы алды. 
Авыл җирлекләреннән иң көчлесе Мәләкәс авыл җирлеге булып чыкты һәм ул беренче урынга лаек дип табылды. Икенче урында – Теләнче Тамак, өченче урында – Калмаш авыл җирлекләре. 
Район оешма-предприятиеләре арасында исә беренче урынны «Чаллы Бройлер» ҖЧҖе, икенче урынны «Чаллы элеваторы» АҖе, өченче урынны «Татарстан коммуналь челтәрләре» җәмгыяте алды. Җиңүчеләр һәм ярыш призерлары грамоталар, медальләр һәм спорт инвентаре сатып алу өчен махсус сертификатлар белән бүләкләнде. 
Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илфак Бариев спортчыларны җиңүләре белән котлап, ярышта катнашучыларны тиздән үтәчәк Кыш бабай призы ярышларында да катнашырга чакырды.

Алсу Тимерханова 
Автор фотолары
   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев