Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чыңлады беренче кыңгырау!

Бүген, туган илебездә, шул исәптән Тукай районында да “Белем бәйрәме”н билгеләп үттеләр, мәктәпләрдә тантаналы ленейкалар булды, беренче көмеш кыңгырау чыңы яңгырады. Тәүге тапкыр мәктәп бусагасыннан атлаган сабыйлар һәм аларның әти-әниләре өчен бу көн аеруча истәлекле, шатлыклы, дулкынландыргыч булды. Безнең районда гына да 1 сентябрь көнне 4377 укучы мәктәпләргә килде. Шуларның 528зе – беренче сыйныфка килүче сабыйлар.

– Хөрмәтле укучылар, ата-аналар, укытучылар һәм ветеран мөгаллимнәр! Сезне һәммәгезне дә 1 сентябрь – белем көне белән тәбрик итәм. Укуыгызда, эшегездә уңышлар, яңа уку елын уңышлы башлап, тәмамларга, алган белемнәрегезнең кадерен, файдасын күрергә язсын. Кнәз мәктәбе үз укучыларын быел ремонттан соң яңарган йөз белән каршы ала, бу бәйрәмне тагын да бизәп, күңелле төсмерләргә күмә, – диде район башлыгы Фаил Камаев, Кенәз урта мәктәбендә узган бәйрәм линейкасында.
Шулай ук, үзенең тәбрикләү сүзләрен Тукай районы кураторы Эдуард Вафин, Кенәз мәктәбе директоры Елена Крупнова да әйттеләр. 
Бәйрәм тантанасы исә Россия Федерацисе һәм Татарстан Республикасы  гимны астында әләмнәрне күтәрүдән башланды. Аннары, беренче сыйныфка баручы укучыларны хөрмәтләделәр, район башлыгы исеменнән аларга кечкенә генә бүләкләр тапшырдылар. Шулай ук бәйрәмнең рәсми өлешендә мәктәп мөгаллимнәренә, ветеран укытучыларның хезмәтенә зур игътибар бирелеп, чәчәк бәйләмнәре тапшырылды, Кнәз мәктәбендә төзекләндерү эшләрен башкарган төзүчеләргә дә рәхмәтләр әйтелде. 1 сентябрь бәйрәме исә беренче дәрескә чакыручы кыңгырау чыңы белән тәмамланды.
Без, үз чиратыбызда, район укучыларының һәммәсенә дә яңа уку елында яхшы билгеләргә генә укырга, мәктәп тормышында актив катнашып, яңа үрләргә ирешүләрен теләп калабыз. 

Алсу Тимерханова
Автор фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев