Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Чираттагы җиңү яуладылар

Кенәз авылы мәдәният йорты каршында эшләүче «Умырзая» балалар хореография ансамбле чираттагы конкурста җиңү яулады.

Ансамбль Кырым Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә оештырылган «Сәнгать серпантины» Бөтенроссия конкурс-фестивалендә актив катнашты. Безнең балалар бик матур башкару, искиткеч техника, артистлык күрсәттеләр, аларның конкурс номеры - «Сабантуй» татар биюе жюри әгъзаларын битараф калдырмады.

Балалар һәм аларның сәнгать җитәкчесе Александра Тартаринованың хезмәте лаеклы бәяләнде – конкурс нәтиҗәләре буенча «Умырзая» ансамбле «Хореография сәнгате» номинациясендә III дәрәҗә лауреат дип танылды.

Коллективны котлыйбыз һәм яңа җиңүләр телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев