Яңалыклар
«Чиста ярлар» акциясенә балалар теләп кушылды
Су саклау зоналары елына багышлап, Иштирәк авыл җирлегендә «Чиста ярлар» дип исемләнгән акция үткәрелде. Әлеге акциядә мәктәп яны лагерена йөрүче сабыйлар катнашты, авыл халкы да читтә калмады. Уртак көч белән «Ишкәй» буасы яры вак-төяк чүптән, ботаклардан арындырылды. Балалар әлеге акциянең әһәмиятен аңлап, бар көчләрен биреп эшләделәр. Файдалы эш белән шөгыльләнү...
Су саклау зоналары елына багышлап, Иштирәк авыл җирлегендә «Чиста ярлар» дип исемләнгән акция үткәрелде. Әлеге акциядә мәктәп яны лагерена йөрүче сабыйлар катнашты, авыл халкы да читтә калмады. Уртак көч белән «Ишкәй» буасы яры вак-төяк чүптән, ботаклардан арындырылды. Балалар әлеге акциянең әһәмиятен аңлап, бар көчләрен биреп эшләделәр. Файдалы эш белән шөгыльләнү бөтен кешене дә сөендерде. Чара ахырында һәр сабыйга туңдырма таратылды, дип хәбәр итәләр безгә Иштирәк авылыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз
https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев