Бәтке авылында «Чиста уеннар» дип исемләнгән экологик чара үтте.
Табигатьне чистартуга юнәлдерелгән акция уен – командалар ярышы рәвешендә уздырылды. Ул көнне 104 кеше Бәтке авылының үзәк пляжын чүп-чардан арындыруда катнашты. Авыл территориясе чистартылды. Нәтиҗәдә 20 капчык пыяла, 22 капчык пластик, 18 капчык металл, 60 капчык катнаш чүп-чар, тәгәрмәч резиналары җыелды. Шулай итеп, сәгать ярым эчендә бер тоннадан артык калдык җыелды. Эшкәртергә мөмкин булган барлык калдыклар «ПромИндустрия» эшкәртү предприятиесенә җибәрелде. Җиңүче командалар призлар белән бүләкләнде.
Нет комментариев