Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чишмә җирнең җыры ул – Тукай районы Яңа Бүләк авылында төзекләндерүдән соң чишмә ачылды

24 июнь көнне мөселманнар өчен иң изге бәйрәм - Ураза бәйрәме алдыннан безнең Яңа Бүләк авылында бик күркәм чара : өр- яңадан төзекләндерелгән "Шәмсегаян абыстай чишмәсен" ачу тантанасы булып узды. Чишмәләр, чишмәләр... Кеше өчен иң кирәкле, файдалы булган су чыганагы да, авыл табигатенең хозурлыгы, күңелләребезнең сафлыгы да бит алар! Читтә...

24 июнь көнне мөселманнар өчен иң изге бәйрәм - Ураза бәйрәме алдыннан безнең Яңа Бүләк авылында бик күркәм чара : өр- яңадан төзекләндерелгән "Шәмсегаян абыстай чишмәсен" ачу тантанасы булып узды.

Чишмәләр, чишмәләр... Кеше өчен иң кирәкле, файдалы булган су чыганагы да, авыл табигатенең хозурлыгы, күңелләребезнең сафлыгы да бит алар! Читтә яшәп, туган якны зарыгып яшәүчеләр "И-их, кайтып, бер уч чишмә суын эчсәм иде!"- диеп үз-үзләрен юатучылар байтак бит! Туган якның суы да, һавасы да үзгә шул. Ә менә авыл җиренә хыянәт итмичә, үзләренең туган авылларында яшәп, аңа изге гамәлләр кылып яшәүчеләр безнең җирлегебездә дә байтак, алар мине күрсеннәр, мактасыннар дип түгел, ә бәлки бездән соң килгән буынга матурлык, сафлык чыганагы калсын дип тырышып хезмәт куючылар. "Шәмсегаян абыстай чишмәсен" төзекләндерүне башлап йөрүчеләр дә шундыйлар! Чишмәбезне төзекләндерүгә матди ярдәм һәм хәләл хезмәт куючыларның кайберләрен әйтеп узмыйча да булмыйдыр, авылыбыз егетләре-кызлары Сәлмән Әхмәтҗанов, Рөстәм һәм Флүр Шакировлар, Мөдәррис Хаҗиев, Хәлил Харисов, Илгизәр, Илдус Бикмөхәмәтов, Гомәр Ханнанов, Флүр Кәлимуллин, Равис Зәйнәшев, Илнур Галиев, Рамил Идрисов һәм Галим Сабирҗановлар, Диләрә Гиниятуллина һ.б. Авылыбыз халкы "Шушы кылган изгелекләре үзләренә меңе белән әйләнеп кайтсын!" - дигән теләкләрен ирештерделәр.

Чишмә ачу тантанасы авылыбызның мөхтәрәм кешесе Мөдәррис Хаҗиевның азан әйтүе белән башланып китте, аннан соң Шәмсегаян абыстайның оныгы Габбас абзый, аның улы Галим, оныгы Марсель чишмәне төзекләндерүче һәркемгә рәхмәт белдерделәр , тантаналы рәвештә тасма киселде һәм тантанага килгән һәр теләгән кеше чишмәнең саф суын татып карады, бит- кулын юды. Тантанада авылдашларны иң матур җырлар белән Флүр Шакиров, Сәлмән Әхмәтҗанов, Гөлчәчәк Гыйльфанова, Нәзир Гыймазетдиновлар сөендерделәр, авылыбызның нәни курайчы егетләре татар моңнарын яңгыраттылар. Бәйрәмне оста, эчтәлекле итеп китапханәче Зөлфия Мингалиева алып барды.

Кайда гына йөрмик, кемнәр белән генә очрашмыйк, үз туган төбәгебез, үз сукмагыбыз, үз чишмәбезнең тешләрне камаштырырлык салкын, саф суларын берни гә дә алыштырып булмыйдыр ул! Чишмәләребез - җирнең җыры ул, челтер-челтер аккан сулар безнең йөрәкләргә шифа, яшәргә көч-куәт бирәләр.Чишмәләр су чыганагы гына түгел, ә табигатьнең җанлы бер һәйкәле дә. Чишмәләрнең саф, шифалы суларын эчеп, аның тирәләрен матурлап, туып-үскән җиребезнең кадерен белеп яшәргә язсын иде барыбызга да, дип хәбәр итте безгә Яңа Бүләк авылыннан Дилбәр Гыймазетдинова.

Фоторепортажны биредә карагыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев