Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чемпионат вакытында Казанда “Музейда футбол төне” чарасы үткәрелә

25 июнь көнне футбол сөючеләр өчен интерактив мәйданчыклар оештыру күздә тотыла.

25 июньдә “Музейда футбол төне” чарасы үткәрелә. Бу хакта бүген Казанның IT-паркында футбол буенча дөнья чемпионаты матбугат үзәгендә Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова хәбәр итте.

РФ Мәдәният министрлыгы таләбе белән, бу чара Казан Кремлендә, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, ТР Милли музеенда уздырылачак. Бу төнне спорт тематикасы белән бәйле экспонатлар күрсәтү, футбол сөючеләр өчен интерактив мәйданчыклар оештыру күздә тотыла. Акция кысаларында, театральләштерелгән экскурсияләр, иҗади остаханәләр, квест, концертлар, милил ярышлар үткәреләчәк.

  • Татарстан милли музеенда “Татарстан – спорт республикасы” күргәзмәсе белән танышырга мөмкин. Анда республикада спорт үсеше тарихы, Татарстанның спорт командалары җиңүләре һәм бүләкләре тәкъдим ителәчәк. Күргәзмә 13 июньнән 8 июльгә кадәр эшләячәк.

ТР халыкларының Дуслык йортында “Күп милләтле футбол” фотоэшләр һәм декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсе эшләячәк. Биредә футбол тематикасына декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре ясала.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X