Чаллыда яшәүче хатын-кыз Тукай районындагы танышының тунын урлаган
Тукай район суды Яр Чаллыда яшәүче 34 яшьлек хатын-кызга карата ачылган җинаять эшен карады. Икенче төркем инвалид булган әлеге хатын-кыз танышының йокы бүлмәсендәге шкафыннан көпә-көндез шактый кыйммәтле тунын алып чыгып китә. Суд аны РФ Җинаятьләр Кодексының 158 маддәсе, 2 пункты нигезендә җавапка тартты һәм 1 елга сынау шарты белән 1...
Тукай район суды Яр Чаллыда яшәүче 34 яшьлек хатын-кызга карата ачылган җинаять эшен карады. Икенче төркем инвалид булган әлеге хатын-кыз танышының йокы бүлмәсендәге шкафыннан көпә-көндез шактый кыйммәтле тунын алып чыгып китә. Суд аны РФ Җинаятьләр Кодексының 158 маддәсе, 2 пункты нигезендә җавапка тартты һәм 1 елга сынау шарты белән 1 ел 2 айга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итте. Җәзаны йомшарту өчен суд хатын-кызның инвалид булуын һәм, үз гаебен танып, хокук саклаучыларга мөрәҗәгать итүен исәпкә алды. Суд карары үз көченә керде, дип хәбәр итә район суды матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев