Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чаллыда татар телендә иң яхшы алып баручылар бәйгесе була

Бәйгедә һөнәри һәм югары белем бирү оешмаларында белем алучы студентлар, 16 дан 25 яшькә кадәр булган яшьләр катнаша ала. Чаллыда татар телендә иң яхшы алып баручыны ачыклыйлар. 20 март көнне 15:00 сәгатьтә "Нур" яшьләр үзәгендә татар телендә "Нәфис сүз остасы" бәйгесе узачак. Бу турыда "Мәйдан" журналы хәбәр итә. Бәйге татар...

Бәйгедә һөнәри һәм югары белем бирү оешмаларында белем алучы студентлар, 16 дан 25 яшькә кадәр булган яшьләр катнаша ала.

Чаллыда татар телендә иң яхшы алып баручыны ачыклыйлар. 20 март көнне 15:00 сәгатьтә "Нур" яшьләр үзәгендә татар телендә "Нәфис сүз остасы" бәйгесе узачак. Бу турыда "Мәйдан" журналы хәбәр итә.

Бәйге татар телен популярлаштыру һәм талантлы яшьләрне, аларның иҗат потенциалын ачыклау, яшьләрдә мәдәни-ял эшчәнлегенең һөнәри дәрәҗәсен күтәрү максатыннан үткәрелә. "Нәфис сүз остасы" бәйгесе Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе, "Мизгел" милли-мәдәни клубы һәм "Нур" яшьләр үзәге ярдәмендә оештырыла, диелгән "Мәйдан" журналы сайтында.

a4

Хәбәрдән билгеле булганча, "Нәфис сүз остасы" бәйгесе түбәндәге номинацияләре буенча үткәрелә:

-рәсми чараларны алып баручы;

-күңел ачу шоу-программаларын, массакүләм һәм спорт чараларын алып баручы;

- йола, фольклор, күңел ачу-уен программаларын алып баручы.

Бәйгедә һөнәри һәм югары белем бирү оешмаларында белем алучы студентлар, 16дан 25 яшькә кадәр булган яшьләр катнаша ала.

Әлеге чарада катнашырга теләүчеләрдән гаризалар 16 мартка кадәр mizgel11919@mail.ru. электрон почтасына кабул ителә.

Белешмәләр өчен телефон: 8 (965) 626-31-93 -Абдуллина Люция Наил кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев