Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Чаллы яшелчәсе», «Ярыш», «Кама-Бекон» хуҗалыклары бөртеклеләрне чәчүне тәмамлау алдында

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 10 майга алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, районда язгы чәчү 65 процентка башкарылган. Бөртекле культуралар мәйданнарының 73 проценты чәчелгән. Арпа, люпин тулысынча чәчелеп бетте, хуҗалыклар бөртеккә кукуруз чәчә башладылар. «Чаллы яшелчәсе», «Ярыш», «Кама-Бекон» хуҗалыклары бөртеклеләрне чәчүне тәмамлау алдында. Азык культураларының 49 проценты чәчелде. Бу юнәлештә Сәйдәшев исемендәге,...

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 10 майга алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, районда язгы чәчү 65 процентка башкарылган. Бөртекле культуралар мәйданнарының 73 проценты чәчелгән. Арпа, люпин тулысынча чәчелеп бетте, хуҗалыклар бөртеккә кукуруз чәчә башладылар. «Чаллы яшелчәсе», «Ярыш», «Кама-Бекон» хуҗалыклары бөртеклеләрне чәчүне тәмамлау алдында.

Азык культураларының 49 проценты чәчелде. Бу юнәлештә Сәйдәшев исемендәге, «Биклән», «Чаллы яшелчәсе» лидерлар рәтендә. «Кама» агрофирмасы чөгендер чәчүне тәмамлауга бара. Бу эшнең 10 майга 85 проценты башкарылган. Шулай ук фермерлар бәрәңге утыртуны дәвам итә. Бу эшкә шушы көннәрдә «Миңнеханов» крестьян-фермер хуҗалыгы да кереште. «Чаллы яшелчәсе» яшелчәләр утыртуны дәвам итә. Кишер һәм аш чөгендерен төгәлләп, кәбестәнең яртысыннан артыгын утыртты. Гомумән, яшелчәләр утырту буенча эш 82 процентка башкарылган.

Фото чыганагы:saroblnews.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев