Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Чаллы Бройлер» җәмгыяте тере кош-кортны сатуны тыйды һәм ветеринар-санитар таләпләрне көчәйтте

Газетаның үткән саннарында Лаеш районындагы кошчылык фермасында кош гриппы табылуы, шул сәбәпле андагы ярты миллионга якын тавыкның юк ителәчәге хакында, шулай ук әлеге куркыныч чир белән зарарлануы белән республиканың берничә районында карантин кертү турында язган идек.

Республикада булган киеренке хәл белән бәйле рәвештә, хакимияттә үткән атналык киңәшмәдә район ветеринарлар берләшмәсенең баш ветеринар табибы Рәүф Басыйров чыгыш ясады. Рәүф Ягъфәр улы әлеге хәвефле вакыйгалардан соң районда кошчылык белән шөгыльләнүче хуҗалыклардан анализ алынуы һәм кошларда грипп юклыгы турында әйтеп үтте. Баш ветеринар табибы сүзләренчә, район территориясендә сату итүче кибетләрдә планнан тыш тикшерү үткәрелгән. Профилактика максатыннан әлеге кибетләрдән 5 килограммнан артык күркә фаршы, 13 килограмм күркә канаты һәм 61 данә йомырка алынган һәм яндыру юлы белән юкка чыгарылган.

Лаеш районындагы кошчылык фермасында кош гриппы табылганнан соң, «Чаллы Бройлер» җәмгыяте тере кош-кортны сатуны тыйды һәм ветеринар-санитар таләпләрне көчәйтте. Шулай ук район ветеринарлар берләшмәсенең баш ветеринар табибы Рәүф Басыйров авыл җирлекләре башлыкларына мөрәҗәгать итеп, шәхси хуҗалыкларда асрала торган кошларның санын ачыклауда тулы ярдәм итүне сорады.

Мәгълүм булганча, кош гриппы өч төрле юл белән таралырга мөмкин. Бу - җылы яклардан очып кайтучы кошлар, читтән кайтарылган азык һәм кеше факторы. Ничек кенә булмасын, район халкына саклык чараларын күрергә кирәк. Йорт кошларын ябып асрагыз, аларның күчмә кошлар белән контактта булуына юл куймагыз. Азыкны да ябык бинада саклау хәерле. Кош-кортны сертификаты, тиешле документлары булган сатучылардан гына алыгыз. Хуҗалыкта асралучы кошларыгызга игътибарлы булыгыз. Аппетит кимүе, сусау, хәрәкәтендә тоткарлану сизсәгез, район ветеринарлар берләшмәсенә мөрәҗәгать итү мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев