Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чаллыда Тукай районының элеккеге башлыгы Вәсил Хаҗиев тоткарланган

Җинаять эше Кнәз авыл җирлегендәге 11 гектар җир кишәрлекләре белән булган махинацияләр аркасында кузгатылган.

Чаллыда Тукай районының элеккеге башлыгы Вәсил Хаҗиев тоткарланган. Бу хакта “Татар-информ”га шәхси чыганак хәбәр итте.

“Татар-информ” Чаллыда күпләп тентү баруын хәбәр иткән иде. Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсенең Чаллы бүлекчәсе мошенниклык факты буенча җинаять эше кузгаткан. Җинаять Тукай районындагы Князевский авыл җирлегендәге 11 гектар  җир кишәрлекләре белән булган махинацияләр аркасында кузгатылган. Тукай районы башкарма комитеты тарафыннан кишәрлекләрне законсыз рәвештә бүленүе турындагы гариза Татарстан урман хуҗалыгы министрлыгыннан кергән, дип хәбәр итте чыганак.

Тентүләр хәзерге вакытта сигез кешедә, шул исәптән Тукай районының элеккеге башлыгы Вәсил Хаҗиев һәм Чаллы Эчке эшләр идарәсенең элеккеге җитәкчесе Фәйзулла Хөсниев өендә дә узган. Эш фигурантлары тикшерү комитетына алга таба тикшерүне алып бару өчен китереләчәк. Хәзерге вакытта Вәсил Хаҗиев тоткарлануы билгеле булды.

  • Хаҗиев 1993-1997 елларда Тукай районы хакимиятен җитәкли. Аннан соң җиде ел Чаллы элеваторында җитәкче булган. 2006 елдан Чаллы шәһәренең Комсомол районы башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгеләнгән. 2010 елдан Тукай районы башлыгы вазифасын биләгән, ул анда 2017 елга кадәр эшләгән.

 

Реклама

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/07/25/168487/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X