Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Чәй бәйрәме күңелле узды

15 декабрьдә ел саен бөтен дөньяда Халыкара чәй көне билгеләп үтелә.

Чәй- иң популяр эчемлек: җир шарында көн саен 2 миллиард стаканнан артык чәй эчелә. Чәй күп халыкларның мәдәниятенә шулкадәр тирән үтеп кергән һәм аларның психикасын формалаштырган. Һичшиксез, чәй кебек тәмле, файдалы һәм борынгы эчемлек үз бәйрәменә лаек! Россиядә дә Халыкара чәй көнен билгеләп үтәләр. Самавыр янына җыелып, тәмле камыр ашлары белән чәй эчү-очрашырга, аралашырга һәм яхшы вакыт уздырырга менә дигән сәбәп! 


Кенәз мәдәният йорты хезмәткәрләре, «Русский звон» фольклор коллективы катнашучылары белән бергә, Халыкара чәй көненә багышланган «Без чәй өстәле артында күңел ачабыз», дигән чәйгә багышланган бик күңелле һәм шау-шулы кичә үткәрделәр. Хуш исле, көч бирүче һәм тәмле лимонлы чәй эчтеләр, халык җырларын, дәртле такмаклар җырладылар, биеделәр, уйнадылар, күңел ачтылар. Шулай ук кызыклы конкурслар һәм мавыктыргыч бәйгеләр да үткәрелде. Мәдәният йорты хезмәткәрләре очрашуда катнашучыларга югары сортлы чәйләрне татып карау һәм чәй эчүнең төрле ысуллары белән танышу өчен уникаль мөмкинлек бирделәр. Чәй турында әйтемнәр һәм мәкальләр дә искә төште. Хуш исле чәй өстәле артында вакыт бик тиз узды. Халыкта чәй – ул тиз дәвалый торган иң кулай дару, дип тә әйтәләр бит. Әйе, бу искиткеч эчемлектән башка яшәү мөмкин түгел, дип бәйрәмгә җыелучылар өйләренә таралыштылар.


Роза Зарипова
/Тамара Тузеева фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев