Чәчү алдыннан: Татарстанда хуҗалыкларны тикшерү башлана
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы язгы кыр эшләренә әзерлек турында сөйләде. Марат Зяббаров хәбәр иткәнчә, хуҗалыкларның кырларга чыгу алдыннан соңгы тикшерүе 23-27 март көннәрендә узачак, дип белдерә Татарстан Рәисе матбугат хезмәте.
Министр сүзләренчә, бу вакытка авыл хуҗалыгы машиналарын агрегатлауны төгәлләргә, тракторларны механизаторлар белән тәэмин итәргә, хезмәт куркынычсызлыгын булдырырга һәм чәчү кампаниясе чорында хезмәт хакы түләү шартларын аңлату өчен коллективлар белән очрашулар үткәрергә кирәк.
Шулай ук республикада 11 марттан башлап көндезге уңай температуралар урнашуы билгеләп үтелде. Төнге суыклар карның тиз эрүен һәм ташкыннар башлануны тоткарлап тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев