Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бюллетеньнәрнең 99 проценты эшкәртелгән, тавышларның 76 проценты – Владимир Путинга

Россиядә Владимир Путин өчен 54,4 миллион граждан тавыш бирде. Россия Үзәк сайлау комиссиясе хәбәренчә, 18 мартта узган Россия Президенты сайлауларында илнең бүгенге җитәкчесе үзенең карьерасында рекорд санда тавыш җыйды - аның өчен 54,4 миллион граждан тавыш бирде, бу 2004 ел белән чагыштырганда 5,1 миллионга күбрәк. Бу хакта РИА Новости яза....

Россиядә Владимир Путин өчен 54,4 миллион граждан тавыш бирде.

Россия Үзәк сайлау комиссиясе хәбәренчә, 18 мартта узган Россия Президенты сайлауларында илнең бүгенге җитәкчесе үзенең карьерасында рекорд санда тавыш җыйды - аның өчен 54,4 миллион граждан тавыш бирде, бу 2004 ел белән чагыштырганда 5,1 миллионга күбрәк. Бу хакта РИА Новости яза. Шул ук вакытта сайлаучыларның күпчелеге Владимир Путин өчен тавыш биргән.

19 март иртәсенә, сәгать 6га, Россиядә бюллетеньнәрнең 99,52 проценты эшкәртелгән. Тавыш бирүгә килүчеләр күрсәткече 67 процентны тәшкил иткән. Владимир Путинга тавыш бирүчеләр - 76,65 процент.

Россия Президенты вазифасына барлыгы сигез кандидат дәгъва иткән иде. Шулай ук 19 март иртәсенә булган мәгълүматлар буенча, Павел Грудинин - 11,81 процент, Владимир Жириновский - 5,67 процент, Ксения Собчак - 1,67 процент, Григорий Явлинский - 1,04 процент, Борис Титов - 0,76 процент, Максим Сурайкин - 0,68 процент, Сергей Бабурин 0,65 процент тавыш җыйган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев