Бәйрәм бүләк иттеләр
Үткән җомга Мәләкәс авылында физик мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен Сабан туе үтте. Әлеге бәйрәм инде күптәннән бөтен балаларның да яраткан бәйрәмнәренең берсенә әйләнде. Аны сабыйлар түземсезләнеп көтеп ала, үткәрелгән бәйгеләрдә теләп катнаша.
Кояшлы матур көн, яшел хәтфә үлән. Сабан туе үтәсе мәйданчыкка әти-әниләре белән бергә күпме балалар җыелган! Сабыйларның кулларында төрле төстәге шарлар, йөзләрендә эчкерсез елмаю.
Бәйрәм «Һәрвакыт булсын кояш» җыры белән башланып китте. Әлеге мизгелне купшы күлмәкләр кигән кызларның биюе тагын да ямьләндерде. Гүя алар яшел келәм өстендәге төсле чәчәкләр. Аннары Мәләкәс авыл җирлеге башлыгы Валентин Артемьев сабантуйчыларны, аеруча, балаларны сәламләп, күңелле ял итүләрен теләде. Соңыннан исә сүз, балалар Сабан туен оештыруның башында торган, Гөлфидә Гыйниятуллинага бирелде. Ул 10 ел рәттән үткәрелүче Сабан туе бәйрәм мохитендә һәм күңелле үтүен, гүзәл мизгелләр, уңай тәэсирләр белән истә калуын теләде. Шулай ук чыгыш ясаучылар арасында «БЕРДӘМ РОССИЯ» сәяси партиясенең район җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Роза Әбделмәнова да бар иде.
Менә ярышларга да вакыт җитте. Әнә сул якта күзне яулык белән бәйләп, әйбер кисү уены башланды. Әлеге уенда ике-өч яшен тутырган сабый да, мәктәп баласы да үзен сынап карый. Әнә, кисте! Бүләген дә алды. Сабый өчен зур сөенеч бит ул! Сулда чүлмәккә туп атып тидерү уены бик җанлы бара. Балалар әти-әниләре белән бергә кайнашалар. Бәхетле йөзләрдә эчкерсез елмаюларны күрү үземне дә ихлас сөендерә. Мәйдан буенча йөрим. Күңелдә шатлык, ниндидер җилкенү, хиссияти күтәренкелек хөкем сөрә. Балачакка кире кайткандай буласың. Күзем ярыша-ярыша чиләккә нарат күркәсе җыючы ике сабыйга төште. Тырышалар. Берсе җирдәге күркәләрне бөтенләй чирәм белән чиләгенә тутыра. Ярышлар белән беррәттән, мәйданның түрендә, «Питрау» балалар фольклор коллективы чыгыш ясый. Күз явын алырлык! Чын бәйрәм биредә. Әнә мәйданның уртасында һәрбер балага төсле шарлар өләшәләр. Балаларның йөзләре балкый. Шулай ук мәйданның күләгәрәк ягында теләгән кеше кайнар чәй, майлы коймак белән сыйлана. Сабан туе уеннары да туктап тормый. Кармакка балык тоту, чүлмәк вату, тоткарлыклар белән йөгерү - нинди генә ярышлар юк биредә. Сабыйлар күңелләренә хуш килгән спорт төрләрендә катнаштылар, күңел ачтылар, үз сәләтләрен күрсәттеләр, бүләкләр оттылар. «БЕРДӘМ РОССИЯ» сәяси партиясенең район җирле бүлеге тарафыннан бөтен балаларга да туңдырмалар таратылды. Шулай ук хәйриячеләр дә олы ярдәм күрсәтте.
- Бүгенге кебек чараларны үткәрү бик кирәк дип саныйм. Күргәнегезчә, сабыйлар рәхәтләнеп күңел ачалар, уйныйлар, шаяралар. Сабыйларга карап, күңел сөенә. Онытылмаслык бәхетле минутлар хөкем сөрә биредә, - дип уй-кичерешләре белән уртаклашты бәйрәмгә нәни кызы белән килгән ханым.
- Районда 18 яшькә чаклы 150 инвалид бала яши. Бүген бирегә шуларның 52се килде. Әлеге бәйрәмдә мин районда никадәр сәләтле балаларыбызның барлыгына шаһит булдым, шулай аралашып, очрашып яшәргә язсын, - диде район социаль яклау бүлеге башлыгы Гөлнара Шафикова.
Балалар, аеруча физик мөмкинлекләре чикле сабыйлар, өчен мондый чараларны оештыруның тәрбияви әһәмияте гаять зур. Сабый күңелен күрү өчен күп тә кирәкми. Аздан гына да күңел була, хәтер нурлана. Балалар Сабан туе үткәрүнең максаты да - аларга бәйрәм бүләк итү, талантларына киң мәйдан ачу бит.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев