Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Быел бәрәңге уңышы ничек?

Бәрәңгене икенче икмәк, диләр. Татар халкынының бик күп милли ашлары нигезен шушы яшелчә тәшкил итә. Быел бәрәңге уңышы ничегрәк булды икән? Без шул хакта халыктан сораштырдык.

-Узган елга караганда быел әйбәтрәк, бер төптән 25-28 данә чыкты. Әммә бик зурлар түгел. Кыш чыгарга да, малга ашатырга да җитә. Зарланмыйм. 
Илдар Фазлыев, Әҗмәкәй авылы

-    Бәрәңгесе бар инде аның, җире каты. Август аенда яңгырлар булмагач җиргә дә, бәрәңгесенә дә тәэсир итте. Бәрәңе быел уртача зурлыкта. 
Александр М., Борды авылы

-    Кызыл бәрәңге уңды быел, сарысы алай бик зур түгел. Вагы да шактый күп. Быел җәй башында яңгырлар әйбәт яуды бит. Былтыр бөтенләй кызу булып, тамчы да яңгыр төшмәде. Аллаһы тәгаләгә шөкер итәбез.
Илгизәр Маликов, Суровка авылы

-    Бәрәңгене алмадык әле, шулай да ашарга дип казыйбыз. Бик өметле күренә, эреләре дә очрый. Сентябрь ахырларында казырбыз, дип торабыз.
Хәнифә  Шәйдуллина, Минзәлә районы

-    Һава торышы коры торганда, балаларның укуы башланганчы алып бетердек инде. Быел күп булды бәрәңге, өч качык утырткан идек, эресе-вакы белән егерме капчык җыйдык. Коры көе базга керде, черекләре бар, ләкин бик аз.
Розалия, Кенәз авылы.

-    Бәрәңгене октябрсез казымыйбыз әле. Җирдә ятсын, ныгысын, үссен. Ашыгып алырга уйламыйбыз. Быел уңыш шәп булырга тиеш, җирдә дым булды. 
Гүзәл Марданшина, Подсолнухи бистәсе


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев