Бүген Татарстанда яшенле яңгыр һәм +19 градус җылы көтелә
Бүген, 27 май көнне республикада болытлы көн булачак, дип хәбәр итә синоптиклар.
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе белгечләре әйтүенчә, төбәктә яңгыр явачак, кайбер районнарда яшенле яңгырлар, боз да явуы ихтимал. Җил төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан 6–11 м/с белән исә, урыны белән көчәйгәндә 15–20 м/с кадәр җитәчәк. Төнлә температура +9..+14˚ булачак, көндез дә җиләс һава сакланачак, температура +14..+19˚ кадәр генә күтәреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев