Бүген Татарстанда +31˚кадәр җылы булуы көтелә
Бүген, 16 майда, республикада аязучан-болытлы һава торышы саклана, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе белгечләре.
.png)
Явым-төшемнәр көтелми. Җил көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан 6-11 м/с белән исәчәк, көндез исә урыны белән 14 м/с кадәр көчәергә мөмкин. Төнлә һава температурасы +12..+17˚ булачак. Көндез температура +26..+31˚ күтәреләчәк, дип вәгъдә итә синоптиклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев