Бүген Татарстанда 29 градуска кадәр җылытачак
Яңалыклар

Бүген Татарстанда 29 градуска кадәр җылытачак

Синоптиклар фаразына күз салсак, 11 июльдә республикада аязучан болытлы һава торышы булачак.

Көндез явым-төшемнәр көтелми. Иртән кайбер районнарда томан төшәчәк.

Җил көнбатыштан һәм төньяк-көнбатыштан исәчәк, тизлеге секундына 6–11 метр, көндез урыны белән 14 метрга кадәр көчәергә мөмкин.

Төнлә һава температурасы +13...+18 градус, көндез исә +24...+29 градуска кадәр җылытачак.


Нет комментариев