Бүген, 18 июльдә республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә.
Кайбер районнарда көчле яңгырлар булырга мөмкин. Аерым урыннарда яшенле яңгыр узачак. Җил төньяк-көнбатыштан исәчәк, аның тизлеге секундына 6–11 метр тәшкил итәчәк. Кайбер районнарда җил көчәйеп, 15–18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Төнлә һава температурасы +10...+15 градус булачак. Көндез һава +17...+22 градуска кадәр җылыначак.
Н.Туганов фотосы
Нет комментариев