Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүген иртән танылган композитор Ринат Гобәйдуллинның йөрәге тибүдән туктады

Бүген иртән танылган композитор, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Ринат Гобәйдуллинның йөрәге тибүдән туктады. Машинада барганда йөрәге тоткан, туктап калырга өлгергән. Ринат Гобәйдуллин Яр Чаллыда яшәп иҗат итте, аңа май аенда нибары 65 яшь тулган иде. Ринат Шәрип улы 200дан артык җыр авторы, Минзәлә, Әлмәт, Оренбург, Уфа театрларында уйналган 11 спектакльгә...

Бүген иртән танылган композитор, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Ринат Гобәйдуллинның йөрәге тибүдән туктады. Машинада барганда йөрәге тоткан, туктап калырга өлгергән.
Ринат Гобәйдуллин Яр Чаллыда яшәп иҗат итте, аңа май аенда нибары 65 яшь тулган иде. Ринат Шәрип улы 200дан артык җыр авторы, Минзәлә, Әлмәт, Оренбург, Уфа театрларында уйналган 11 спектакльгә музыка язды. 20 ел дәвамында Кама аръягы регионының һәм Яр Чаллы татар композиторларының оешмасын җитәкләде. Бик күп талантлы яшь артистларны сәхнәгә чыгарды. Алар арасында Резидә Шәрәфиева, Равил Галиев, Ришат Шәйхетдинов һәм башкалар бар.
"Якты юл" газетасы редакциясе коллективы Ринат Гобәйдуллинның якыннары һәм туганнарының тирән кайгысын уртаклаша.
Композиторны соңгы юлга озату 9 гыйнвар көнне иртәнге 9да Яр Чаллының Энергетиклар мәдәният сараенда булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев