Бүген иртән танылган композитор Ринат Гобәйдуллинның йөрәге тибүдән туктады
Бүген иртән танылган композитор, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Ринат Гобәйдуллинның йөрәге тибүдән туктады. Машинада барганда йөрәге тоткан, туктап калырга өлгергән.
Ринат Гобәйдуллин Яр Чаллыда яшәп иҗат итте, аңа май аенда нибары 65 яшь тулган иде. Ринат Шәрип улы 200дан артык җыр авторы, Минзәлә, Әлмәт, Оренбург, Уфа театрларында уйналган 11 спектакльгә...