Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу бәйрәм хәтердә гомер буе сакланыр

Тормышыбызда нинди генә кыенлыклар, авырлыклар очрамасын, адәм баласының күңеленә бәйрәмнәр кирәк. Районыбызда ветераннар һәм инвалидлар оешмасы рәисе буларак, өлкән яшьтәге кешеләрнең кеше арасына чыгып үзара аралашу, иркенләп ял итү мөмкинлеген тудырырга тырышам. 

Районыбызның авыл җирлекләрендә күңелле бәйрәм чаралары үткәрүне һич тә мәшәкать итеп кабул итмим. Җәй айларында халык табигать кочагына чыгарга аеруча ярата. Сабантуйны ел буена көтеп алабыз. Быелгысын бигрәк тә көтеп алдык, чөнки үткән ел, мәгълүм сәбәпләр аркасында, милли бәйрәмебез үткәрелмәде. Ә инде быелгы Сабантуйда ветераннар, инвалидлар рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты, төрле бәйгеләрдә катнашты. Алар яшьләрдән һич тә калышмыйча капчык киеп йөгерделәр, аркан тартыштылар, гер күтәрделәр, чүлмәк вату уеннарында катнаштылар, хәтта ки, татарча көрәштә бил сынаштылар. 
Районыбыздагы мәдәни чараларның йөзек кашы булган ветераннарыбыз Сабантуйда өздереп гармунда уйнадылар, татар халык җырларын моңлы итеп башкардылар. Һәр авыл җирлегендә шаулап-гөрләп үткән Сабантуйны алар озак еллар сагынып сөйләрләр әле.
 Менә шушы милли бәйрәмебезнең дәвамы булды. Кайда, ничек? Июльнең икенче атнасында – шимбә көнне Кнәз авыл җирлегенә керүче Казиле авылында бик матур кичә – авылдашлар очрашуы булды. Казилегә Татарстан поселогыннан, Оргыды, Ирек таңы, Иске Абдул, Чыршылы, Теләнче Тамак, Сосновый Бор авылларында яшәүче ветераннар очрашуга килде. Өлкәннәр очрашуы Сабантуй программасы буенча – массакүләм үткәрелде. Ветераннарыбызның күпчелеге сәламәт яшәү рәвешен үз итә. Бу бәйрәмдә дә күпләр спорт ярышларында катнышып бүләкләр алды. 
Олы кешенең күңелен күтәрү өчен җылы караш, матур сүз җитә. 
Ветераннар бер-берсенә матур сүзләр әйтеп, бер-берсен мактап, сөйләшеп туймадылар. 
Борынгы моңлы көйләребезне суздылар. Кыскасы, бу очрашу – бәйрәм  булды. Һәр өлкән кеше бәйрәмгә килүенә шат булуын, мондый очрашу кичәләрен үткәрүнең мөһимлеген кат-кат әйтте. 
Шунысын да әйтергә кирәк, бу олы чараны оештыруда Кнәз авыл җирлеге, Казиле авылында яшәүче Равиль Гәрәев зур көч куйды. Халык аларга олы рәхмәтләрен җиткерде. Бу бәйрәм чарасы якты хатирә булып өлкәннәребез күңелендә озак сакланыр.
Өлкәннәр күңеленә хуш килгән мондый бәйрәмнәрне киләчәктә дә оештыруны дәвам итәчәкбез. 
Тагын шундый хәбәрем бар: 2021 елның икенче яртыеллыгына ветераннар һәм инвалидлар оешмасына һәр эштә булышлык күрсәтүче 60 ветеранны район газетасына яздырдык. Бергә эшләвебезне дәвам итәргә язсын. 
Мәүлет Хисамиев.
Район ветераннар һәм инвалидлар оешмасы рәисе.
  

 / Фото М.Хисамиевтан алынды. 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев