Бәткедән Лиана көзге композиция белән сөендерде
Үзенең оныгы белән бик нык горурланучы Барый абый һәм оныгы Лиана Сәфиуллинаның кул эшләнмәләре турында язган идек инде. Күптән түгел Барый абый Лиананың тагын бер иҗади эшен алып килде. Әлеге композицияне 4нче сыйныф укучысы үз кулы белән, үз фантазиясен эшкә җигеп башкарган. Газета хезмәткәрләренә Лиананың әлеге хезмәте чып-чын могҗиза булып...
Үзенең оныгы белән бик нык горурланучы Барый абый һәм оныгы Лиана Сәфиуллинаның кул эшләнмәләре турында язган идек инде. Күптән түгел Барый абый Лиананың тагын бер иҗади эшен алып килде. Әлеге композицияне 4нче сыйныф укучысы үз кулы белән, үз фантазиясен эшкә җигеп башкарган. Газета хезмәткәрләренә Лиананың әлеге хезмәте чып-чын могҗиза булып тоелды. Һәрберебез андагы эшләнмәләрне кулыбыз белән тотып карап, соклануыбызны әйттек. Кызчыкның төп уенчыклары пластилин, кәгазь, кайчы һәм табигый материаллар. Шулардан ул искитмәле эшләнмәләр ясый. Лианага уңышлар, ә аның бабасына оныгы белән һәрчак горурланып яшәвен телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев