Боерганнан Бибинур Хәмәтова, ветеран укытучы: «Газетаны беренче саныннан ук яздырып алдырам. Ярты гасырга якын «Якты юл» белән кулга-кул тотынып атлыйм
Таныш кешеләр турындагы язмаларны укыганда аларны күз алдында тотам.
Боерган мәктәбендә озак еллар укытучы, завуч булып хезмәт куйдым. Газета-журнал, әдәби китаплар укып җаныма рухи азык алам. Газетаны сигезенче биттән укый башлыйм. Аннары безнең авыл җирлеге, анда яшәүче кешеләр турында ни-нәрсәләр бар икән дип, беренче битеннән сигезенче биткә кадәр күз салып чыгам. Таныш кешеләр турындагы язмаларны укыганда аларны күз алдында тотам. Аннары газетаны хәрефенә хәреф укып чыгам. Монысы әле беренче кат уку булса, аеруча яраткан темага язылганнарын кабаттан, тәмләп укыйм.
Гомерем буе балаларга белем һәм тәрбия биргән кеше буларак мәктәп тормышы, укытучылар турындагы язмаларга битараф кала алмыйм. «Дин һәм мәгыйшәт» сәхифәсен көтеп алам. Үзем бу юнәлештә гыйлем алганга, бу сәхифә миңа аеруча кызыклы. Авыл хуҗалыгында тырыш хезмәт куючы кешеләр турындагы зарисовкаларны бик яратып укыйм, ул күңелемә ял бирә. Шушы җирлектә яшәгән кеше район тормышы, аның сулышы белән кызыксынып торырга – “Якты юл” газетасына язылырга тиеш дип беләм.
Районыбыз тормышын яктыртып баручы, кызыклы язмалар белән безне сөендереп торучы “Якты юл” газетасы редакциясе коллективына иҗат уңышлары телим. Сәламәт булып, аралашып яшәргә язсын!»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев